news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шурага яңа әгъзалар сайланды

Милли Шура утырышы бүген Казанда уза.

Милли Шурага яңа әгъзалар сайланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составына үзгәрешләр кертелде — яңа әгъзалар сайланды. Кандидатларны раслау бүген Казанда Милли Шура утырышында башкарылды.

Аңа кадәр Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев коронавирус пандемиясе китергән аянычлы югалтулар турында әйтеп, быел арабыздан киткән милләттәшләребезне бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Татар халкының быел югалткан шәхесләре, милләт үсешенә зур өлешләрен керткән шәхесләр — Эдуард Ганиев, Роберт Миңнуллин, Мәхмүт Гәрәев, Фәрит Гыйбатдинов, Мөнир Ерзинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар арасында Милли Шура әгъзалары да бар иде, диде вице-премьер.

Шуннан соң Милли Шурага кабул ителүче яңа әгъзалар өчен тавыш бирү оештырылды. Бертавыштан түбәнгәде шәхесләр сайланды.

1. Туктаров Җиһанша Зиннәтулла улы — Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе.

2. Дәүләтов Илдус Ядкәр улы — агрохолдинг «Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры һәм Оренбург өлкәсе буенча җитәкче. 

3. Дәүләтшин Альфред Әмир улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстан Республикасындагы вәкиле.

4. Сәлимҗанов Равил Әхмәтулла улы — Түбән Новгород шәһәре татар җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

5. Салихов Радик Рим улы — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры вазифаларын башкаручы.

6. Мөслимова Ленария Радик кызы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. 

Өстәмә рәвештә кертергә тәкъдим итәбез:

7. Әюпова Ирада Хафизҗан кызы — Татарстан Республикасы мәдәният министры.

8. Гафуров Илшат Рәфкат улы — Казан федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Татарстан Республика Дәүләт Советы депутаты.

9. Мөхетдинов Марсель Рәсим улы — Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы. 

10. Насыйров Ренат Хәмзә улы — Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле.

11. Кәлимуллин Рим Мөкамил улы — Архангельск өлкәсенең милли оешма җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100