news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халкын Бөек Җиңү көне белән котлады

«Каһарманнар арасында татар халкының куркусыз кыз-уллары да бихисап күп», - ди ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халкын Бөек Җиңү көне белән котлады
Рамил Гали

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халкын Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кадерле сугыш һәм хезмәт фронты ветераннары! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Җиңү көне — 9 май бәйрәме белән тәбрик итәм.

Быел илебез фашист юлбасарларын җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Вакытлар узса да, ветераннарыбызның батырлыклары онытылмый: алар һәрвакыт безнең хәтердә һәм күңелләребездә саклана.

Сугыш афәте һәр гаиләгә, һәр өйгә керде. Уртак дошманга каршы барлык милләтләр дә бер йодрык булып, илебез өчен аяусыз көрәштеләр. Әлеге каһарманнар арасында татар халкының куркусыз кыз-уллары да бихисап күп. Аларның батырлыклары безнең өчен кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып торалар.

Кадерле батырларыбыз, сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхеттә яшәгез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Ветераннарыбыз даны мәңгелек», диелә котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100