news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Магнитогорск татарлары белән очраша

Васил Шәйхразиев шулай ук Көньяк Урал якларында яшәүче татарларның тормышы белән дә танышачак.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Кичә, 30 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәренә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Милли шура рәисен Чиләбе өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез сый-нигъмәт белән милли киемнәрдә каршы алды. Каршы алучылар арасында "Татар рухы" татар милли мәдәни мохтарият рәисе Кадиминур Таһиров, мохтарият әгъзалары, ТРның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов бар иде.

Эшлекле сәфәре кысаларында Васил Шәйхразиев Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарлар белән очраша, Көньяк Урал якларында яшәүче татарларның тормышы белән таныша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100