news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чит илләрдәге татарларга рәхмәтен җиткерде

“Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән конференция кысаларында "түгәрәк өстәл" узды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр: үзара багланышлар тәҗрибәсе" дигән “Түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тел мәсьәләсендә ярдәм итәргә омтылып хатлар язган чит илләрдәге милләттәшләребезгә рәхмәтләрен җиткерде.

“Европада 100 меңнән артык татар яши. Алар актив, татарларны берләштергән оешмаларның күп җитәкчеләрен шәхсән үзем беләм. Сез телебезне һәм мәдәниятебезне саклау өчен барысын да эшлисез. Вертикаль буенча гына түгел, горизонталь буенча да эш алып баруыгыз зур плюс. Европаның кайсы илендә генә яшәсәгез дә, сез бер-берегезгә бәйрәмнәргә йөрешәсез, ярдәм итешәсез. Бу бик яхшы”, - диде ул.

“Түгәрәк өстәл” утырышында Европа татарлары альянсы рәисе киңәшчесе Рафаэль Муксинов, Вильнюс округы татар җәмгыяте җитәкчесе Галина Мишкинене, Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз, Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100