news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбедә

Татарстан кунакларын бүген Муса Җәлил исемендәге мәктәптә укучылар белән очрашу көтә.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен Чиләбе шәһәренең “Баландино” аэропортында каршы алдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан кунакларын бүген шәһәрнең М.Җәлил исемендәге 81нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашу көтә.

Шулай ук, татар теле буенча ачык дәресдә булу һәм мәктәп музее белән танышу мөмкинлеге каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot