news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Белем көне белән котлады

Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган, ди ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Белем көне белән котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Белем көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп вә борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», — ди татар халык мәкале. Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен, диелә котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100