news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе Уфада Риза Фәхретдин каберен төзекләндерү өчен ак байларга мөрәҗәгать итә

Татар мәгърифәтчесенең кабере төзекләндерүне таләп итә.

Милли Шура рәисе Уфада Риза Фәхретдин каберен төзекләндерү өчен ак байларга мөрәҗәгать итә
Салават Камалетдинов

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Уфаның борынгы мөселман зиратында Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин каберен төзекләндерүгә татар эшмәкәрләрен җәлеп итәргә кирәк. Бу бурычны бүген Уфада ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев куйды.

Милли Шура рәисе Уфада күренекле шәхесләрнең каберләренә чәчәкләр куйды. Җырчы Фәридә Кудашева, композитор Бәхти Гәйсин, артист Радик Гәрәй, шагыйрьләр Әнгам Атнабаев һәм Мостай Кәрим, язучы Вазыйх Исхаков каберләренә чәчәкләр куюда Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты.

Риза Фәхретдин (1859-1936) кабере янында хәзрәтнең рухына Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов дога укыды. Хәзрәт сүзләренчә, дин галиме Равил Үтәбай-Кәрими 1980 елларда иске татар зиратында Ризаэтдин хәзрәтнең каберен эзләп таба. Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин ул чакта яңа таш куярга ярдәм итә.

«Безнең «Ихлас» мәчете мәхәлләсе хәзрәтнең каберен карап-чистартып тора. Аның янында кечкенә яшьтә вафат булган ике улы да җирләнгән», - диде Мөхәммәт хәзрәт. «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы сөйләгәнчә, бүген каберне яңарту таләп ителә. Бирегә Татарстаннан Әлмәт районының Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музее вәкилләренең килеп киткәне бар. Татарстан нефтьчеләре 4-5 ел элек каберне төзекләндерергә ярдәм итәргә теләк белдергән булган. «Әмма әлегәчә кабергә тиешле игътибар юк», - диде хәзрәт.

Васил Шәйхразиев бөтен эштә дә Татарстаннан ярдәм көтеп утыру дөрес түгел, дип белдерде. «Татарстан Хөкүмәте һәм предприятиеләре республикадан читтә яшәүче татарларга һәрвакыт булыша. Әмма Башкортстанда 1,5 миллион татар гомер кичерә. Алар да бу эшне оештырып башкарып чыгарга сәләтле. Безнең милләтнең гомер-гомергә ак байлары булган. Алар милләт өчен тырышкан. Бу традицияләрне торгызырга, хәлле татарларга мондый эшләрнең әһәмиятен аңлата һәм рухландыра белергә кирәк», - диде ул.

Милли Шура рәисе быел яз Башкортстанда чираттагы эшлекле сәфәре планлаштырылуы һәм татар эшмәкәрләре белән очрашып, шушы мәсьәлә хакында да сөйләшәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100