news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе татар стратегиясен төзүдә яшьләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте

Бүген татар халкының үсеш стратегиясе эскизы турында Башкортстанда оештырылган җыенда сөйләшәләр.

Милли Шура рәисе татар стратегиясен төзүдә яшьләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев «Татар халкының милли үсеш стратегиясе»н төзүдә яшьләрне дә җәлеп итәргә чакырды. Бүген стратегиянең эскизы Башкортстанның Уфа каласында тәкъдим ителде.

«Нур» дәүләт татар театрына Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. «Кайда яшьләр? Алар очрашу булганын белмәгәнме?» - дип залга сорау белән мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиев.

«Очрашуларда күпчелек совет чорында туып үскән буын катнаша. Бу бер яктан зур горурлык – без милләтне кайгыртабыз, йөрәкләрдә ялкын бар. Әмма без киләчәкне уйлыйбыз икән, безгә яшьләрнең дә фикерен ишетергә кирәк», - диде ул. Милли Шура рәисе төбәкләрдәге татар оешмаларын татар яшьләре белән активрак эшләргә өндәде.

«Шул сәбәпле без дә Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр «канаты» эшчәнлеген үстерүгә зур игътибар бирәбез. Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумын быел да уздырачакбыз. Бу - аларга танышу, аралашу, берләшү мөмкинлеге бирә», - диде Васил Шәйхразиев.

  •  Бөтендөнья татар конгрессы төзегән "Татар милләтенең үсеш стратегиясе" эскизы буенча очрашулар Россия төбәкләрендә февраль аеннан үткәрелә башлады. Бер атна элек Екатеринбургта Урал татарлары форумында һәм Ростов-Дон шәһәрендә шундый ук сөйләшүләр булган иде. Стратегияне быел август аенда кабул итәргә планлаштырыла.
  • Бүген стратегия турында фикер алышучылар Уфа "Нур" дәүләт татар театрына җыелды. Театрның тамаша залы 500 кешене сыйдыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100