news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте

“Чиксез Татарстан” проекты чиктә урнашкан авылларны берләштерергә тиеш.

Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чиктә урнашкан татар авыллары берләшеп эшләргә, дус яшәргә тиешлегенә басым ясады.

“Бер якта Башкортстан, икенче якта Оренбург, Чувашстан, Самара, Удмуртия, Киров өлкәләре урнашкан. Әгәр әлеге төбәкләрдәге татарлар, республиканың чикләрендә урнашкан татар авыллары дус булып яшиләр икән, без “Татарстан чиксез” дип әйтә алабыз. Бергә бәйрәмнәр үткәрергә, аларда балалар һәм гаилә белән катнашырга мөмкин. Без монда гына түгел, читтә дә бердәм булырга тиеш, – диде Милли Шура рәисе.

Ул шулай ук Татарстан районнары арасында чик булмавын да әйтеп узды.

“Мин кайбер вакытта Кукмара, Чүпрәле яки Баулыда киңәшмә үткәргәндә, теге як субъектларның район башлыкларына чакыру җибәрәм. Чөнки аларның бер-берсе арасында чик юк”, – диде Васил Шәйхразиев.

Аның сүзен куәтләп, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов мисал китерде.

“27 гыйнвар көнне Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында Бөтенроссия авыллары кубогына хоккей ярышы үткәрдек. Шунда барып мин шаккатып кайттым. Дүрт команда көч сынашты. Татарстан, Марий Иле вәкилләре килгән иде, Кировтан ике команда. Авыл кырыенда кечкенә генә елганың боз өстендә шугалак ясалган. Бу авыл шулкадәр бирелгән хоккейга. Балалары уйнап чыгуга, әтиләр бозны тигезләп ала. Бер тиенсезгә бит, үз инициативалары белән эшли алар моны. Март аеннан бозда хоккей уйнап булмый. Алар миңа мөрәҗәгать итеп, үзләренә терәлеп диярлек торган Кукмара боз сараена барып, атнага ике генә сәгать булса да хоккей уйнау турында сүз кузгаттылар. Моңа ризалык алырга ирешсәк иде”, – диде.

Милли Шура рәисе делегатның әлеге тәкъдименә теләктәшлек белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100