news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Васил Шәйхразиевны Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәев һәм мәдәни үзәк директоры Рауза Тихомирова озатып йөрде. Алар үзәк буенча экскурсия үткәрде һәм Новосибирск өлкәсенең мәдәни казанышлары турында сөйләде", диелә әлеге хәбәрдә.

Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә. 

"Татар-информ" Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot