Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты
Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк иткән.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ханты-Манси-Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Әлеге сәфәре кысалаларында ул биредә яшәүче татарлар белән очрашты, диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Сәнгать сараенда” узган чарага җыелган халыкны Мегион шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Мамонтов, шәһәр Думасы рәисе Елена Коротченко, Ханты-Манси-Югра автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мегион шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөһрә Бикташова сәламләгән.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җирле татар оешмасының актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырган. Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк иткән.
Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач тамашачыларга татар һәм башкорт үзешчән артистлары катнашында концерт программасы күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз