Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли Шура рәисе Мәскәүдә татарлар белән аралашты
Очрашу барышында төбәктәге җитәкчеләр белән ешрак очрашырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән аралашты. Очрашуда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Иваново, Калуга, Кострома, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Ярославль өлкәләреннән оешма вәкилләре һәм Мәскәү шәһәре яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, форумнары турында сөйләде. Татар җәмәгатьчелегенең үзара эшчәнлек, уртак чаралар турындагы сорауларына җавап бирде. Очрашу барышында төбәктәге җитәкчеләр белән ешрак очрашырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.
Кичен Васил Шәйхразиев “Хәрәкәт” татар яшьләре көннәрендә катнашачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз