news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыштагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Оешма җыелышындагы төп көн тәртибе — Владивостокта төзеләчәк мәчет мәсъәләсе

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Приморье краена кылган эш сәфәре кысаларында Артем шәһәренең «Ислам» мөселман дини оешмасының Совет әгьзалары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма җыелышындагы төп көн тәртибе — Владивостокта төзеләчәк мәчет мәсъәләсе. «Ислам» оешмасы рәисе Р.М.Килмөхәммәтов мәчет төзүгә бәйле бүгенге көнгә кадәр алып барылган эшләр һәм киләчәккә планнары турында мәгьлүмат бирде.

В.Шәйхразиев җыелышта катнашучыларны сәламләп Бөтендөнья татар конгрессының VI сьездында кабул ителгән карар һәм үзгәрешләр, соңгы елларда Татарстан һәм татар дөньясындагы алгарышлар, республикабызның һәм халкыбызның уңышлары, шул ук вакытта милләтебезне борчыган көнүзәк мәсъәләләр турында сөйләде. Мәчет төзү мәсъәләсенә тукталып, иман йортының һичшиксез төзеләчәген, тиз арада барлык әзерлек эшләрен төгәлләп, гыйбадәтханәне булдыру эшләренең башланачагын белдерде, милләттәшләребезне бу изге эштә бердәмлеккә чакырды.

Очрашуда шулай ук крайның Владивосток, Находка шәһәрләреннән, Сахалин өлкәсе, Хабаровск краеннан дини һәм татар милли оешмалары вәкилләре катнашты. Алар да изге эшкә теләктәшлек белдереп чыгышлар ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100