Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли шура рәисе Екатеринбургта Агафуровлар нәселе җыенында катнашты
Васил Шәйхразиев Агафуровлардан мирас булып калган бинаның төзекләндереләчәге турында әйтте.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургда Агафуровлар нәселе дәвамчылары белән очрашты. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 27 кеше катнашты. Чара “Агафуровлар нәселе. Тарихи хәтернең шаһитләре” музей мәдәни-тарихи фестивале кысаларында уза.
Бүгенге көндә Екатеринбург шәһәрендә бертуган Агафуровлардан калган бинада Татарстан Республикасының Урал регионындагы даими вәкиллеге һәм музей урнашкан.
Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләде, зур татарча чаралар белән таныштырды, туган телне саклау мәсьәләсен күтәрде.
Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Агафуровлар нәселен дәвам итүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Шулай ук ТР Президенты карары нигезендә сәүдәгәр Агафуровлардан мирас булып калган Урал регионындагы Татарстан Республикасы даими вәкиллеге урнашкан бинаның төзекләндереләчәге турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз