news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура рәисе башкорт корылтае җитәкчесе Юлдаш Йосыпов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан премьер-министры Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов белән Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә уртак проектлар турында сөйләшкән.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 17 гыйнварда, Милли Шура рәисе Уфа шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Юлдаш Йосыпов белән очрашты.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев быел Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык олы датасы якынлашканын искәртте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Бу Татарстан бәйрәме генә түгел, бу турыда без бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән булган очрашуда да сөйләштек», — дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразыев быел Татар конгрессы оешуның 30 еллыгы булуын да әйтеп узды.

Уфада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов белән очрашты.

Очрашуда Васил Шәйхразыев һәм Азат Бадранов 2022 елда булачак Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә уртак проектлар турында сөйләштеләр, башка актуаль сораулар да күтәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot