Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Милли шура» бергәлеге Казанны саклаган шәһитләргә һәйкәл салу турында мөрәҗәгать хаты юллады
«Милли шура» бергәлеге Казанны саклаган шәһитләргә һәйкәл салу турында мөрәҗәгать хаты юллады
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Милли шура» исемле татар җәмәгать оешмалары бергәлеге Татарстан Президенты М.Шәймиевкә һәм Казан шәһәре хакимияте башлыгы К.Исхаковка «Шәһитләргә һәйкәл булсын!» дигән ачык мөрәҗәгать хаты юллады.
«Мәгълүм булганча, 1552 елда Казанны алганда һәлак булган рус сугышчылары истәлегенә күптән инде һәйкәл салынып та, Казанны саклауда шәһит киткәннәргә бер истәлек тә куелмавы татар халкын бик борчый», — диелә әлеге хатта. «Милли шура» әгъзалары фикеренчә, бу гаделсезлек республикадагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең дә какшавына китерергә мөмкин. Мөрәҗәгать хатында хакимият җитәкчеләренең шәһитләргә һәйкәл салу турындагы вәгъдәләре дә искәртелә.
Шуларны искә алып, «Милли шура»га кергән татар җәмәгать оешмалары һәйкәлне, урынын һәм рәвешен белгечләр һәм хакимият органнары билгеләгән тәртиптә, Казанның 1000 еллыгы көннәренә кадәр төзеп төгәлләү һәм ачу хәстәрен күрү зарурлыгын искәртә. Шулай ук әлеге берлек вәкилләре бу юбилей алдыннан республика һәм башкала җитәкчелегенең татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашу уздыруын тели.
Мөрәҗәгать хатына Бөтентатар иҗтимагый үзәге, «Идел—Урал» иҗтимагый хәрәкәте, «Латин фронты» хәрәкәте, Мөселман хатын-кызлар берлеге, «Россиянең Ислам мирасы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге, «Мәхәллә» җәмгыяте, Мөселман табиблары бергәлеге һәм Казан шәһәре Кеше хокукларын яклау фонды җитәкчеләре, шулай ук «Милли шура» бергәлеге рәисе Рәшит Ягъфәров кул куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз