news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли сәясәткә тәгаенләнгән акча ничек тотыла - чиновниклар отчет бирә

Фикер алышу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы форматында бара.

Милли сәясәткә тәгаенләнгән акча ничек тотыла - чиновниклар отчет бирә
Александр Эшкинин

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру өчен 50 миллион сумнан артык акча тотылган. Әлеге акча нинди максатларда кулланылган һәм алар ярдәмендә ниләргә ирешелгән - хәзрге вакытта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында төрле министрлыклар вәкилләре шул хакта фикер алыша. Утырыш "2014-2020 елларда Татарстан дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли бердәйлеген саклап калу (2014-2019 еллар)” дәүләт программаларын 2017 елда тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган.

Утырышны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев алып бара. Утырышта Россия Дәүләт Думасы Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты Аппаратының милли сәясәтне томышка ашыру мдарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.

Утырышның төп докладын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова ясады. Республиканың әлеге дәүләт программалар кысаларында үткәрелгән мәдәни, мәгърифәти һәм мәгълүмати чаралар һәм аларга тотылган финанс чаралары турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, "Татмедиа" агентлыклары вәкилләре отчет бирде. Фикер алышу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы форматында бара.

Утырышта катнашучыларны чит өлкәләргә дреслекләр аз санда таратылуы, туган як тарихын һәм географиясен өйрәтүче дәреслекләрне күбрәк булдыру мәсьәләсе, Бетендөнья татар конгрессы чыгарган "Халкым минем" газетасының аз тиражлы булуы һәм башка проблемалар борчыды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100