Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсы сәнәгать җитештерү өлкәсенә басым ясаячак
Матбугат конференциясендә республиканың үз чәен җитештерү мөмкинлеге хакында да сүз барды.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Икенче республика «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсын оештыручылар һәм анда катнашучылар быелгы чараның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Фестиваль 22-23 октябрьдә Чаллыда үтәчәк.
Быел сәнәгать продукциясенә игътибар зуррак булачак. Бу «ИННОКАМ» инновацион-җитештерү үзәгенең үсеше белән бәйле, ул фестиваль-конкурс ассортиментында да сизелде, диде «Милли сәүдә маркасы» генераль директоры Илсур Сафиуллин.
Сәнәгать өлкәсен «Таттехмедфарм» дәүләт унитар оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Тимерҗанов тәкъдим итте. Ул предприятиенең медикаментларга түбән бәяләр өчен актив көрәш алып баруын билгеләп үтте.
Матбугат конференциясендә чәй җитештерүчеләр дә чыгыш ясады. Алар республикада җитештерелүче үлән чәйләренең аптека челтәрләре аша сатылу кирәклеген дә әйтте. Әлеге тәкъдимгә аптекалар челтәре вәкилләре, аерым алганда «Таттехмедфарм», каршы фикер җиткермәде.
«Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәсендә үлән чәйләрен җитештерүче үз продукциясе составының төп өлеше Һиндстаннан китерелгән чәй булуын, ә республикада җыелган үләннәрнең 10 процент тәшкил итүен әйтте.
«Таттехмедфарм» дәүләт унитар оешмасы башлыгы республикада үлән чәйләре җитештерү мөмкинлеге булуын әйтте.
Эшмәкәрлек вәкилләре үләннәрне эре җитештерүчеләрдән генә түгел, ә аерым гражданнардан да кабул итәргә әзер булуларын җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз