news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли сәүдә маркасы» билгесен Татарстанның эре җитештерүчеләре кулланырга тиеш – Фәрит Мөхәммәтшин

ТР Дәүләт Советы рәисе азык-төлек куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча закон проектындагы маддәгә яңа пункт өстәлүен җиткерде.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар “ТРда азык-төлекнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү чаралары турында”гы республика законы проектын икенче укылышта якладылар.

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдану, азык-төлек һәм агросәнәгать сәясәте буенча Комитет рәисе Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, 28 июньнән 28 июльгә кадәр «Ачык Татарстан» порталында закон проекты буенча җәмәгать фикер алышуы барган һәм анда проект уңай бәя алган.

Закон проекты “ТРда азык-төлекнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү чаралары турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү белән бәйле. 3нче маддәгә яңа пункт өстәләчәк һәм анда «Милли сәүдә маркасы» мәгълүмати билгесен алу тәртибе һәм әлеге хокуктан мәхрүм итү тәртибе расланырга тиеш.

«Әлеге системаны күптән тәртипкә китерергә кирәк иде. Закон Татарстанның эре җитештерүчеләргә өстенлек бирә. Брендны танырга тиешләр. Биредә мин закон яклы», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Беренче чиратта, республика мәнфәгатьләре ихтыяҗ булган продукцияне демонстрацияләгәндә зыян күрмәскә тиеш», – дип саный Татарстан парламент башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100