Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли рух, хәләл табыш һәм хаталар: Ильяс Гыймадов «Тап-татарча бизнес» серләрен ачты
Казанда эшмәкәр, меценат һәм хәйрияче Ильяс Гыймадовның «Тап-татарча бизнес» китабы тәкъдим ителде. Бу басмада автор үзенең җиңүләре белән бергә, авыр хаталары һәм кризислардан чыгу юллары турында да ачыктан-ачык сөйли. Байлыкка бару юлында иманны һәм милли җанлылыкны ничек саклап калырга? Бу сорауга җавапны Ильяс Гыймадов үз тәҗрибәсендә күрсәтә.
Әлеге китабында авторның тормышы, эшмәкәрлек юлы, җиңүләре белән бергә, хаталары, уңышсызлыклары да тасвирлана. Максатларны ничек билгеләргә? Миссияңне үзлегеңнән табып буламы? Яхшы имидж булдыру, кризислардан чыгу, тискәре уйлардан арыну өчен нишләргә? Автор дөрес тормыш кыйммәтләрен билгеләү, үз принципларыңа тугры калу, бирелгән гомерне әрәм-шәрәм итмичә яшәү серләрен үз тәҗрибәсе мисалында күрсәтә. Бу басма еллар буе үз бизнесы хакында хыялланып, эшен башлый алмый йөрүчеләргә этәргеч, ә эшмәкәр булып җитешкәннәргә кызыклы тәҗрибә чыганагы булыр, диелә китапның тасвирламасында.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Ильяс Гыймадов: «Җәмгыятькә һәм өммәткә файдалы булырга, игелекле эзләр калдырырга тиешбез»
«Бу кичәнең максаты һәм нияте - барлык дусларны җыеп, рәхмәт әйтү. Иң беренче рәхмәтебез һәм мактауларыбыз Аллаһ Тәгаләгә. Ул безне бүген матур кичәдә, хәләл табыннар артында җыйды. Шуңа күрә мин бу чараны чын мәгънәсендә рәхмәт кичәсе дип атар идем», - дип сүзне башлады Ильяс Гыймадов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул һәрвакыт төрле проектлар белән эшләүләрен искәртте. «Әйтик, мәчет төзелеше - бу минем генә хезмәтем түгел. Сез булмасагыз, бу мәчетләр дә, мәктәпләр дә төзелмәс иде. Бүгенге көндә илдәге һәм икътисадтагы авырлыкларга карамастан, һәрвакыт ярдәм кулы сузасыз. Минем тормышымда зур урын тотасыз», - диде ул.
«Максатыбыз - үзебезнең гаиләне генә туендыру түгел. Без башкаларга, дәүләткә, җәмгыятькә һәм өммәткә файдалы булырга, игелекле эзләр калдырырга тиешбез. Киләчәктә дә бергә, бердәм һәм көчле булсак, Аллаһ ярдәме белән тагын да күбрәк изге эшләр башкарырбыз. Зур планнар белән яшәп, игелекле эшләр башлап, ләкин арабыздан вакытсыз киткән дусларыбыз да бар. Аларның урыннары җәннәттә булсын. Без алар башлап калдырган эшләрне дәвам итәргә тиеш», - диде Ильяс Гыймадов.
Фаил Гыймадов: «Китап укыган кешедә, аны кадерләгән милләттә һәм өммәттә һәрвакыт өмет бар»
Ильяс Гыймадовның бертуган абыйсы, радиожурналист Фаил Гыймадов китапны тәкъдим итү кичәсенә килгән һәр кешегә рәхмәт әйтте. «Монда җыелган һәр кеше турында аерым китап язар идем. Биредә шундый гыйбрәтле, кызыклы язмышлы шәхесләр җыелган. Дөрестән дә, һәр кеше турында роман язарга мөмкин», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Балачакта китап укырга бик ярата идем. Әти белән узыша-узыша укый идек. Кайвакыт дөньяны онытып, эшләрне калдырып китапка бирелә идем. Кич булганын сизми дә каласың... Китапханәдәге бөтен китапны укып бетергәч, китап язучылар күбрәк булсын иде, дип дога кылган идем. Туганым үз китабын чыгарды, аны укырга вакыт та, мөмкинлек тә бар. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән калдырмасын», - диде Фаил Гыймадов.
Аның әйтүенчә, энекәше Ильяс Гыймадов белән яшь арасы - 17 яшь. «Мин Казанга укырга киткәндә, ул әле бик кечкенә иде. Каникулларга һәр кайтуымда энемнең үсә баруын, яңа нәрсәләргә өйрәнүен күреп соклана идем. Ильясның акылы, зирәклеге, туганнарына булган олы хөрмәте мәктәп елларында ук күренә иде. Хәтта бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда да, әти мөһим эшләрне аның белән киңәшләшә иде. Ильясның йорт җанлы икәнлеге, әти-әнине яратуы, туганнарга карата хөрмәте шул вакытта ук салынган иде», - диде Фаил Гыймадов.
«Китап - Кол Галиләр заманыннан ук халкыбызның иң кадерле җәүһәрләрен бүгенге көнгә саклап җиткерүче. Китап укыган кешедә, аны кадерләгән милләттә һәм өммәттә һәрвакыт өмет бар. Без - өметле халык. Аллаһы Тәгалә каршына баскач та, гамәл дәфтәрләребез уң тарафтан бирелүен телим. Безнең гамәл китапларыбызга бары тик изгелекләр генә язылсын. Бу басма - беренчесе генә булсын, киләчәктә дә шундый игелекле эшләр башкарырга насыйп итсен», – дип билгеләп үтте журналист.
«Кечкенә генә авылдан шундый билгеле кешеләр чыгуы, аларның игелекле эшләр белән шөгыльләнүе - бу зур бәхет»
Ильяс Гыймадовның укытучысы, сыйныф җитәкчесе Гөлнира Нәгыймуллина мәктәп елларын искә алып сөйләде. «Һәрберегезнең шулай бергә җыелып, изге эшләр башкаруыгызны, уңышларыгызны күреп, бик шатландым, горурландым. Ильясның монда басып чыгыш ясавын, сезнең барыгызның да аңа булган игътибарын күреп, күңелем тулды», - диде ул.
«Мин Ильясны укыта башлаган көннән үк аның үзенчәлекле бала икәнен тойдым. Ул мәктәптә укыганда да бик тырыш, җаваплы һәм белемгә омтылучан иде. Гөлназ апа мәктәпкә ата-аналар җыелышына килгәндә, һәрвакыт улы белән горурланып кайта иде. Бер генә дәресне дә калдырмыйча, һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Кечкенә генә авылдан шундый билгеле кешеләр чыгуы, аларның игелекле эшләр белән шөгыльләнүе - бу зур бәхет. Укытучы үзенең укучылары белән горурлана, ә Ильяс, синең уңышларың, тырышлыгың, үҗәтлегең мине һәрвакыт сөендерә. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, игелекле эшләр башкарырга язсын», - Гөлнира Нәгыймуллина.
Данис Шакиров: «Китапның татар дөньясына таралуын телим»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли рухта туплану уйландыра да, берләштерә дә, дигән фикерен әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Зур рәхмәтлемен. Бу чара кемнеңдер кушуы яки өстән килгән боерык буенча эшләнгән эш түгел. Бу - Сезнең күңел халәтегез, Сезнең йөрәгегез һәм җаныгызның халәте. Бүгенге көндә татар телендә, безнең үзебезнең чын татар телендә, эшмәкәрлек серләрен, бизнес кору үзенчәлекләрен аңлатучы мондый китап юк иде. Китапның татар дөньясына таралуын телибез. Бу Сезнең беренче адымнарыгыз гына булса да, яшь эшмәкәрләр өчен бик яхшы нигез булып торачак», - дип билгеләп үтте ул.
Данис Шакиров чыгыш азагында Ильяс Гыймадовка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
«Аллаһы Тәгалә биргән сынауларда, Курган өлкәсенең Йолдыз авылында янгын чыгып, милләттәшләребезнең йорт-җирләре янып көлгә әйләнгәч, Сез беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздыгыз. Бу адымыгыз чын иманлы кеше, чын татар икәнегезне исбатлый. Милли тормыш белән динне татар дөньясы өчен аерылгысыз икәнен үз эшләрегез белән күрсәттегез», - диде ул.
Рөстәм Галиуллин: «Милләтебезгә дә, республикабызга да игелек кылырга язсын»
Язучы, драматург, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин фикеренчә, Ильяс Гыймадов кебек кешеләр һаман эзләнә, яңа максатлар куя һәм алга бара.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Ильяс Гыймадовның «Татарча бизнес» китабын укый башлаганда, күңелдә: «Автор соңгы вакытта бер-берсен артык еш кабатлый торган басмаларның тапталган сукмагыннан китмәдеме икән?» – дигән шик туган иде. Әмма укый башлауга бу икеләнүләр юкка чыкты. Ильяс китапны чынлап та үзебезчә, татарча, һәр татарның күңеленә барып җитә торган итеп, милләттәшебез йөрәге белән аңлый торган телдә язган», - диде ул.
Рөстәм Галиуллин китапның уртасына кадәр үзенең биографиямне укыган кебек булуын әйтте.
«Барысы да нәкъ Ильяс язганча: туганнарыннан сизелерлек аерылып торган төпчек малай; авылдагы барлык хуҗалык эшләре, тырышып уку, олимпиадаларда катнашу; әти-әни алдында гына түгел, күршеләр, авылдашлар алдында да йөзгә кызыллык китермәскә тырышу – болар барысы да таныш әйберләр. Хәтта Казан чоры да бергә-бер кабатлана: шәһәргә килгән беренче көннән үк эш эзләү, үзеңне төрле тармакларда сынап карау, студент вакытта ук берьюлы дүрт-биш җирдә эшләү, үз эшеңне ачып карарга омтылу», - дип әйтеп үтте ул.
«Шәһәргә килгән һәр авыл малае диярлек бу этапларның күбесе аша узгандыр дип уйлыйм. Чөнки авыл малайларының вакытны бушка уздырмавы, иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль булуы – кечкенәдән үк канга сеңгән сыйфат. Авырлыклар алдында югалып калмау сәләте дә, мөгаен, балачактан ук формалашадыр. Тәпи китеп, ишегалдына чыгуга, усал әтәч, бәбкәләрен саклаучы каз, аягыңны тешләргә омтылган шук эт белән танышасың. Ә бераз үсә төшкәч, сыерны, үгезне, атны тыңлатырга өйрәнәсең. Яңгыр яуган вакытта болында кибеп яткан печәнне коткарырга ашыгасың; тегермәннең текә баскычларыннан үзеңнән дә авыррак капчыкларны тешеңне кысып күтәрәсең; күршеләрең һәм туганнарың нинди генә авыр эшкә тотынмасын, аларга ярдәмгә ашыгасың. Болар барысы да – һәр авыл егетенә киләчәк тормыш сынауларын узарга ярдәм итүче ныклы нигез», - диде Рөстәм Галиуллин.
Аның фикеренчә, аерма шунда гына: кайберәүләр, үзләренең кечкенә генә максатына ирешкәч, туктап кала. Үз мөмкинлекләренең чигенә җитәләр дә, хәтта түбәнгә тәгәриләр. Ә Ильяс Гыймадов егетләр һаман эзләнә, яңа максатлар куя һәм алга бара.
«Татар егетләренең уңышларына икеләтә сөенергә кирәк: алар үз тормышлары һәм гаиләсе турында гына кайгыртмыйча, башкаларга – мохтаҗларга да, бөтен татар дөньясына да, динебез хакына да күп изгелекләр эшли. Гади генә бер авылча чагыштыру китерергә рөхсәт итегез. Кемдер сәнәк белән чамалап кына, карга оясы кадәр генә печән күтәрә. Ул печән үзенә дә җитми, башкаларга да эләкми. Ә кемдер сәнәкне тутырып ала – печәне үзенә дә җитә, ә коелганы башкаларга да эләгә. Зур эшләр башкаручы кешеләрдә дә шулай: аларның эшләре колач җәя, тирә-юньгә тарала, һәм алар кылган игелек башкаларга да барып җитә», - диде ул.
Рөстәм Галиуллин китапны укып чыккач, Ильяс Гыймадовның соңгы елларда зур уңышларга ирешкәч кылган изге гамәлләренә аеруча сөенүен әйтте. «Киләчәктә дә үз алдыңа намуслы һәм игелекле максатлар куй. Йөгең зурдан булсын. Үзеңә дә, башкаларга да, милләтебезгә дә, республикабызга да игелек кылырга язсын», - диде ул.
Илнар Хантимеров: «Буада туып үссә дә Яшел Үзән өчен зур эшләр башкара»
Яшел Үзән муниципаль районы Советының Аппарат җитәкчесе Илнар Хантимеров:
«Ильяс Буа районында туып үссә дә, Яшел Үзән өчен бик зур эшләр эшли. Ул безнең районга бер бик матур проект алып килде. Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә «Татар мәдрәсәсе» мөселман мәгърифәт үзәге төзелә. Бу - шәхси проект, һәм без мондый башлангычлар өчен Сезгә зур рәхмәтлебез», - диде Илнар Хантимеров.
Ул шулай ук Ильяс Гыймадовның җәмгыятьтәге роленә тукталды:
«Ильяс бездә эшмәкәр генә түгел, ул - безнең район депутаты да. Барлык депутатлар исеменнән аңа муниципаль медаль тапшырабыз. Бу медаль Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Яшел Үзән шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү уңаеннан чыгарылды», - дип белдерде Аппарат җитәкчесе.
Айсылу Галиева: «Бу китап – татар әдәбиятында яңа бит»
«Тап-татарча бизнес» китабының мөхәррире Айсылу Галиева сүзләренчә, Ильяс Гыймадовның китабы татар әдәбиятында чын мәгънәсендә яңалык. «Бездә әлегә кадәр татар телендә язылган эшмәкәрлеккә, бизнеска багышланган әдәбият юк иде. Рус телендә мондый басмалар бик киң таралган һәм популяр булса да, татар телендә бу - беренче тәҗрибәләрнең берсе», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Аның әйтүенчә, китапның тагын бер үзенчәлеге - анда һәр эшмәкәр тормышында очрый торган уңышсызлыклар турында ачык сөйләнелүе. «Ильяс үзенең сынап караган эшләре, хаталары турында эчкерсез итеп, яшермичә язган. Уңышсызлыкка очраган килеш тә яңадан үсеп китәргә, алга барырга үзеңдә көч таба алуны күрсәтүе белән бу әсәр бик кызыклы. Бу китапны укыгач, күп кенә эшмәкәрләр үзләрен танырлар дип уйлыйм. Бәлки, аларның да үз тарихларын язасылары килер», - диде ул.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Динебез чәчәк аткан вакытта яшибез»
Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Ильяс кардәшебез башлап җибәргән проектлар кечкенә генә мәчет-мәдрәсәдән башланып, хәзер бер миллиардлык мәгърифәт үзәге төзү дәрәҗәсенә җитте. Бу - Аллаһның безгә биргән зур нигъмәте. Мондый масштаблы эшләрне алып бару өчен зур җәмәгать, бердәм команда кирәк. Без бүген бик матур заманда, матур илдә, республикада яшибез. Безгә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебек бөек затларыбыз булган. Ләкин алар үз заманнарында мондый команда җыеп, дәүләт ярдәмендә зур проектлар алып бара алмаган. Без бүген динебез чәчәк аткан вакытта яшибез», - дип белдерде ул.
Аның әйтүенчә, элек мәчет төзү өчен рөхсәт алу 28 елларга сузылган булса, бүген Казан эшмәкәрләре ике-өч ел эчендә мәчет төзеп, аны тантаналы рәвештә ачалар.
«Хәтта Хабаровск кебек ерак төбәкләрдә дә безнең егетләр мәчетләр сала. Бу - Аллаһның безгә биргән мөмкинлеге һәм без моның өчен Кыямәт көнендә җавап бирәчәкбез. Мондый мөмкинлекләр өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасыбыз бар. Бу нигъмәтне ничек кулландык - мәчет өчен сугышып яттыкмы, әллә бергәләшеп динебезгә, халкыбызга хезмәт иттекме? Аллаһы безгә җимерелгән манараларны торгызырга, ябылган мәдрәсәләрне ачарга безнең куллар аша мөмкинлек бирә», - дип искәртте Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.
Китап авторыннан берничә сүз
«Уңышка ирешүнең, бай һәм рәхәт тормышның иң беренче сере дә шул: башкаларга ярдәм итеп яшәү», - дип яза автор үзенең китабында. «Тик безнең татар эшмәкәрләре моны дөньяга күрсәтми, һәр чыганактан кычкырып сөйләми, китап та язмый. Шулай яшәп булуын башкалар күрми дә кала. Аның урынына, фильмнардагы талау-үтерү, шул рәвешле байлыкка хуҗа булу күренешләрен көн саен күрәләр. Хәзер инде китаплардан да шул хакта укып үрнәк алалар. Минем башка юлны күрсәтәсем килә. Кимендә, кешенең сайлау мөмкинлеге булырга, ул кайсы юлдан үсәргә икәнен хәл итә алырга тиеш дип саныйм.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Сайлау юлында һәркем аңларга тиеш: пычрак эшләргә батмыйча, кулларыңны канга буямыйча да тормышта үз урыныңны табып була. Ул шулай булырга тиеш тә. Кешелектә яшәү өчен, без Кеше дип аталганбыз. Бу җирдә урын да, ресурслар да һәркайсыбызга җитәрлек.Үрнәк булсынмы, гыйбрәтме, минем уңыш тарихы кемнедер яңа эшләргә рухландырыр, үзендә ышаныч уятыр дип ышанам. Китапта дини һәм рухи кыйммәтләр күбрәк булып тоелырга мөмкин, әмма рухың сыек булганда, тәнең дә сәламәт һәм көчле була алмый. Рух никадәр көчлерәк булса, ихтыярың да шул дәрәҗәдә үк көчле, син башкарып чыга алырдай эшләр дә шул дәрәҗәдә үк киң колачлы», - дип яза Ильяс Гыймадов.
- «Тап-татарча бизнес» китабын тәкъдим итү кичәсен Марсель Әхмәдуллин алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз