news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогы булдыра

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогы булдыру турында карар кабул итте. Ул 14 сентябрьдә узачак ТР Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен оештырыла. Участок Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында (3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма) урнашачак.

Казанда «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә республика вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин чыгыш ясады. Ул бу вазифаны 2010 елдан бирле биләвен һәм Мәскәү татарларының Тулы вәкаләтле вәкиллек бинасында экстерриториаль сайлау участогы булдырырга тәкъдим итүен искәртте.

Быел Әхмәтшин әлеге мәсьәлә белән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән, анда бу идеяне хуплаганнар. «Бу бик дөрес карар булыр дип уйлыйм», – диде Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле. Мәскәүдә сайлау участогы иртәнге 7дә ачылачак һәм кичке 8гә кадәр эшләячәк. Әхмәтшин ачылышта Россия һәм республика гимннары башкарылачагын әйтте.

«Россия Федерациясе гимнын - якташыбыз, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев, ә Татарстан гимнын Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева башкарачак», - дип сөйләде Әхмәтшин.

Сайлау участогында шулай ук Мәскәү татарлары автономиясе чакырачак иҗат коллективлары чыгыш ясар, шунда ук милли ризыклар тәкъдим ителгән буфет оештырылыр дип көтелә.

Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогын ачу турындагы карар укырга, эшкә, командировкага яисә башка сәбәпләр белән башкалага вакытлыча килгән татарстанлыларга уңайлы булсын өчен кабул ителгән.

Мәскәүдә күпме татарстанлы яшәве турында төгәл саннар юк, диде Әхмәтшин. Әмма иҗтимагый берләшмәләргә кергән һәм Сабантуй кебек тематик вакыйгаларга йөрүче якташлар саныннан чыгып, вәкаләтле вәкил аларның саны 500 мең тирәсе тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килде.

«Мәскәүдә командировкага килгән яки югары уку йортларында белем алучы якташларыбыз күп яши һәм эшли, һәм алар сайлауда катнашырга тели», – диде Әхмәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot