Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли ризык сата торган «Түбәтәй» тиз туклану челтәре Уфада милли ресторан ачачак

«Идел» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре көннәре» катнашучылары белән «Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Айнур Камалиев очрашты. Ул татар яшьләрен «Түбәтәй» челтәре белән таныштырды һәм Уфада милли ресторан эшли башлаячагын әйтте.
«Түбәтәй»гә бу елны 8 ел. Бүгенге көндә тиз туклану форматында 6 ресторан эшли, шулай ук соңгы вакытта официантлар белән тәэмин ителгән ресторан юнәлешен дә үстерәбез. Тиздән Уфа шәһәрендә яңа исем астында «Заман» дип аталачак рестораныбыз эшли башлый», – диде ул.
Айнур Камалиев әйтүенчә, аның максаты – татар мәдәниятен ризык аша пропагандалау. Хәләл стандартларына таянган продукциябезне бөтен дөньяга алып чыгасыбыз килә, диде Айнур.
«Кеше бүген бик таләпчән. Ул күп җирдә булган, ресторандагы хезмәт күрсәтү стандартлары белән таныш. Шуңа күрә без һәр көнне үз кунагыбызга яңа, тагын да яхшырак шартлар тудырырга тиеш», – ди челтәр хуҗасы.
Айнур Камалиев шулай ук «Түбәтәй»дә хезмәт куючы хезмәткәрләрнең эш шартлары турында кайгыртып торулары турында әйтте.
«Без үз эшчеләребезнең эш шартларын яхшырту, тагын да уңайрак итү өстендә дә гел эш алып барабыз. Мисал өчен күптән түгел эшчеләребез эш урынында ял итү бүлмәләре сорадылар, ләкин андый бүлмәләрне ресторанның болай да кечкенә метражында кайда урнаштыру соравы килеп туа. Ләкин шулай да без моның өстендә уйлаячакбыз. Безнең өчен эшчеләребез дә, кунакларыбыз да мөһим. Чөнки командасыз эш алга бармаячак!» – ди Айнур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз