Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли республикалар Язучылар берлекләренең күчмә пленумы Башкортстанда булачак
Милли республикалар Язучылар берлекләренең күчмә пленумы Башкортстанда узачак. Аны Уфада 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә уздырырга планлаштыралар. Бу хакта «Башинформ» яза.
Бу хакта Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә узган «Әдәбият аша батырлык дәресе» очрашуында әйтте. Очрашу «Китап-бәйрәм» беренче халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды.
«Миңа Уфада күчмә пленум уздырырга тәкъдим иттеләр. Ханты-Манси, Коми, Дагыстан, Чечня, Кавказ, Чувашия, Марий Эл кебек милли республикалар язучылар берлекләре җитәкчеләре барыбыз да сезгә киләбез. Безгә әдәби тәрҗемә, бер-беребезне күрү, белү мөһимлеге турында сөйләшергә кирәк», – диде Николай Иванов.
Язучылар әдәбиятта патриотизм темасы турында сөйләште, тәрҗемә мәсьәләләре хакында фикерләште. Махсус хәрби операция зонасындагы яңа буын шагыйрь-солдатлар темасына аерым игътибар бирелде.
«Безнең егетләр хәрби операциядән кайткач, бөтенләй башка шигырьләр яза башлады, алар күпкә югарырак. Фронт лирикасы китте. Без хәрби операциядәге иҗади егетләрне эзлибез. Чын әдәбият шуннан кайтачак... Без Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле чыкмаган милли шагыйрьләр җыентыгы булдырдык. Илнең бөтен төбәкләрендәге шагыйрәләр язган шигырьләрдән генә торган «Оберег» җыентыгы чыгардык. Россия Президентының рус телен саклау турындагы карары иң күбе сугышта үтәлә. Анда чит ил сүзләре кереп китми. Анда илнең булачак элитасы, әдәбиятның булачак элитасы сугыша», – диде Россия Язучылар берлеге рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз