news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли премия» тапшыру тантанасында татар эстрадасының 35 йолдызы катнашачак

Быел әлеге абруйлы премия бишенче тапкыр тапшырыла.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында «Болгар радиосы»ның «Милли премия» музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булачак. Быел әлеге абруйлы премия бишенче тапкыр тапшырыла. Ул татар эстрадасының 35 йолдызына бирелгән.

Кайбер җиңүчеләрнең исемнәре бүген үк билгеле. Алар «Кайнар хит» телерадиопроектының «Ай хит парады» рейтингында беренче урын алган җырларны башкаручылар: Азат Габитов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Флорит Гыйздәтуллин, Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Илназ Бах.

«Ай хит парады» рейтингында беренче урын алган җырлар «Болгар радиосы»ның милли музыкаль премиясе лауреатлары була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100