news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли оешмалар хисап тотты

Милли оешмалар хисап тотты

(Омски, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Омскиның “Иртеш” кунакханәсендә 2004 елга йомгак ясау чарасы оештырылды. Татарлардан бу кичәдә өлкә милли-мәдәни мохтәрияте активистлары һәм “Умырзая” ансамбле әгъзалары катнашты. Анда рәсми даирәләрдән шәһәр башлыгы Евгений Белов һәм шәһәр шурасы рәисе Александр Цимбалист та булды. Шәһәр башлыгы аеруча актив эшләүче оешма җитәкчеләренә “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Андый хатлар өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтәриятләре җитәкчеләренә дә тапшырылды. Ләлә ханым Алимованың “Өмет белән яшә” оешмасы, социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә күп эш башкарганы өчен махсус мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Өлкә башлыгының беренче урынбасары Виктор Шрейдер һәм Мәдәният министры Владимир Радул катнашындагы шундый ук кичә “Дуслык йорты”нда да үткәрелде. Биредә дә кайбер бүләкләр булды. Әмма милли үзенчәлеге булган бүләкләрне һәм милли ризыкларны, киресенчә, милли оешма җитәкчеләре алып килгән иде. Кичәгә өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчелеге дә килгән иде. Татар мохтәрияте дәрәҗәле кунакларга чәк-чәк бүләк итте. Кичәгә килгән хакимият вәкилләре “бу йортта күп санлы милләтләр арасында чын дуслык хөкем сөрә икән, ә йортыгыз кысан, ул киңәйтү, зурайтуга мохтаҗ” - дип, “Дуслык йорты”на күрше торак йортлар исәбеннән өстәмә урын бирергә вәгъдә иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100