news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музыка оркестры эшчәнлеген туктаткан

Милли музыка оркестры эшчәнлеген туктаткан
Фото: "Оркестр национальный музыки г.Казань" "Вконтакте" сәхифәсе

Казанда студентлар тарафыннан оештырылган Милли музыка оркестры эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр итте. Оркестр, тамашачыларына рәхмәт белдереп, алар белән «Вконтакте»дагы сәхифәсендә саубуллашкан.

«Хөрмәтле халык, Милли музыка оркестры сезгә ярдәмегез һәм татар академия музыкасына карата мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Безнең чыгышларга булган кайтавазыгыз һәм безнең музыкаль идеалларга никадәр тугры булуыгыз белән тирән тәэсирләндек», – дип язганнар сәхифәдә.

Оркестр эшчәнлеге туктатылуның сәбәбе ачык калган. «Без көтелмәгән хәлләргә бәйле рәвештә оркестрның эшчәнлеген туктату турында игълан итәргә мәҗбүр», – диелгән хәбәрдә.

«Бу карар бик зур үкенеч белән кабул ителде, чөнки без үзебезнең музыкаль сәләтләребезне сезнең белән уртаклашырга тиеш идек. Без сезнең татар музыкасына бирелгәнлегегезне һәм соклануыгызны тирән бәялибез, һәм сезгә музыкаль сәяхәтебезнең бер өлеше булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм һәм илһам безнең белән мәңгегә калачак. Киләчәктә яңадан очрашырга һәм сезнең белән музыкаль әсәрләр белән уртаклашырга мөмкинлек булыр дип өметләнәбез», – дип хәбәр иткән оркестр.

  • Оркестр Айдар Ниязов җитәкчелегендә оеша һәм аның дирижерлыгында уйный. Соңгы концертлары 19 декабрь көнне Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган булган. Оркестрда музыка көллияте, консерватория һәм КФУның музыка факультеты студентлары уйнады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100