news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музыка оркестрның көндәлек концертларында яңгырый башлар – дирижер Айрат Ишморатов

Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты үтте. Дирижер - Канадада яшәүче татар музыканты Айрат Ишморатов.

Милли музыка оркестрның көндәлек концертларында яңгырый башлар – дирижер Айрат Ишморатов
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Килер бер көн – милли музыка оркестрның көндәлек концертларында яңгырый башлар”, - диде Канадада яшәүче татар композиторы һәм дирижеры Айрат Ишморатов "Мирас" татар музыкасы фестиваленең йомгаклау концерты башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Безнең симфоник оркестрның татар музыкасын һәм татар классикларын уңышлы пропагандалавы бик яхшы. Бу матур идея. Хәзерге заман татар композиторларын пропагандалавы да әһәмиятле. Бу милли музыканың үсешенә зур этәргеч ясый”, - дип өстәде ул.

Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты үтте - С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында хәзерге заман композиторлары әсәрләре яңгырады. Программада Луиза Хәйретдинова, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Резеда Әхиярова әсәрләре яңгырады.

Залда Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин һәм Резеда Әхиярова үзләре дә бар иде.

Дирижер - Айрат Ишморатов. Фестивальнең арт-директоры - Вадим Дулат-Алеев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100