news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музыка белгече соңгы егерме елда традицион мәдәният югала баруын белдерде

«Буыннан-буынга күчеп барган мәдәният өлкән буын белән бергә юкка чыга, ә яшьләр бу традицияне кабул итми», - диде Лилия Сәрвәрова.

Милли музыка белгече соңгы егерме елда традицион мәдәният югала баруын белдерде
kzn.ru

Казан консерваториянең этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова соңгы егерме елда традицион мәдәният югала баруын белдерде.

«Дөнья инде традицион мәдәнияттән ераклашкан кебек, әмма без экспедицияләргә йөреп, һаман нидер җыябыз. Элеккеге вакыт белән чагыштырганда, материаллар азрак табыла. Без егерме ел элек барган авылларны былтыр кабат йөреп чыктык. Ике чорны чагыштыру традицион мәдәниятнең комга китүен күрсәтә. Буыннан-буынга күчеп барган мәдәният өлкән буын белән бергә юкка чыга, ә яшьләр бу традицияне кабул итми», - диде Лилия Сәрвәрова Казанның «Сандугач» китапханәсендә оештырылган концерт-очрашуда.

Лилия Сәрвәрова халык авыз иҗатының югала баруын татарларга да, Татарстанда яшәүче башка милләтләргә дә хас булуын әйтте. Белгеч сүзләренчә, 2005 елда Буа һәм Тәтеш районнарында яшәгән чувашлардан яздырып алган халык җырларын бүген белүчеләр юк. «Яшьләр Чувашиядән халык җырлары өйрәнеп кайта, ә үзләренең авылларында формалашкан фольклорны белми», - диде Лилия Сәрвәрова.

Фольклорчы, Казан консерваториянең этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров хезмәттәшенең фикерен хуплап, татар авылларында да элеккеге халык җырлары бик сирәк яңгыравын әйтте. «Кызганыч, авылларда халык җырларын эстрада репертуары алмаштырып бетерә язды», - диде Геннадий Макаров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Фольклор – ул бүгенге мәдәниятнең нигезе, халыкның рухи байлыгы. Аннан башка без аерым халыкка гына хас булган үзенчәлекләрне белә алмас идек. Шуңа күрә фольклорны өйрәнү һәм саклау бик мөһим», - диде Лилия Сәрвәрова.

Лилия Сәрвәрова татар халык авыз иҗатының бүгенге көндә иң яхшы сакланган төбәге буларак Мордовиянең Ләмбрә районын атады.

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген Казан мэриясе «Сандугач» китапханәсендә яшьләрне Татарстанда яшәүче халыкларның фольклоры белән таныштыру максатыннан концерт-очрашу оештырды. Казан консерваториясенең фольклор ансамбле кунакларга татар, мари, чуваш, мордва, удмурт җырларын башкарып күрсәтте. Коллективның репертуары этнографик экспедицияләр вакытында язылган үрнәкләрдән формалашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100