news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейдагы Әдәби салон утырышы Державинны тәрҗемә иткән халык шагыйренә багышлана

Чара "Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…" дип атала.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 5 июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның Әдәби салоны чираттагы утырышын үткәрә. “Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…” дип исемләнгән чара халык шагыйре, Г.Тукай һәм Г.Державин исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис иҗатына багышланачак.

Нәкъ менә Ренат Харис беренче булып Державинның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шул исәптән, “Бог” дастанын да. Гавриил Державинның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгын исә Ренат Харис шагыйрьнең тууына 200 тулуга багышлаган. Әдәби салонда әлеге басма белән танышрыга мөмкин булачак.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100