news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда "Тинчурин мирасы"н барлыйлар

28 сентябрьдә булачак Әдәби салон утырышы К.Тинчуринга багышлана.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Әдәби салон чираттагы утырышы татар драматургы К.Тинчуринга багышлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Милли музейның фәнни өлкән хезмәткәре Флера Дәминова хәбәр итте.

“Татар театр сәнгатен К.Тинчурин иҗатыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел, – ди Флера Дәминова. – Аның беренче әсәре “Моназара” 1906 елда язылган. 1910 елда К.Тинчурин “Сәйяр” труппасында эшли башлый. Татар театрлары бүгенге көндә дә аның пьесаларын яратып сәхнәләштерә".

Исегезгә төшереп узабыз, быел татарның классик драматургы К.Тинчуринның тууына – 130 ел.
 
“Тинчурин мирасы” дип исемләнгән чарада  халык шагыйре Р.Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге Д.Салихов, филология фәннәре докторы Р. Галимуллин, халык язучысы Р. Батулла һәм башкалар катнашачак. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100