news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда татар символикасы төшерелгән яңа ел бүләкләре ярминкәсе оештырыла

“Музей базары” кунаклары сирәк уенчыклар һәм борынгы сәгатьләр тәкъдим ителгән экспозиция карый алачак.

Милли музейда татар символикасы төшерелгән яңа ел бүләкләре ярминкәсе оештырыла
Султан Исхаков

(Казан, 14декабрь,”Татар-информ”, Диана Мәхмүтова). Быел Татарстанның Милли музеенда “Музей базары” яңа ел бүләкләре ярминкәсендә татар символикасы төшерелгән сувенирларның төп нөсхәсе коллекциясен күрсәтәчәкләр.

14 һәм 15 декабрьдә мәдәни яңа ел программасы тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәләр, балалар һәм фольклор коллективлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак.

“Музей базары” кысаларында 14 декабрьдә “Музей сувениры” республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Аны оештыручылар Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча Дәүләт комитеты, Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Музейлар ассоциациясе һәм танылган сәнгать белгечләре.

Яңа ел күргәзмәсендә XVIII һәм XIX гасырларда популяр булган сирәк уенчыклар тәкъдим ителәчәк. Музей кунаклары борынгы сәгатьләр коллекциясен дә күрә алачак.

  • Җиде ел дәвамында Татарстанның Милли музее халык һөнәрләрен саклау һәм үстерү максатыннан күргәзмәләр оештыра.

Милли музей яңа ел чараларына кунакларны 31 декабрьгә кадәр көтә. Ә 2019 елның 2 гыйнварыннан музей көн саен эшләячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100