news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда сугыш чоры җырлары яңгыраячак

30 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда “Җырлыйк, дуслар” клубы утырышы кысаларында “Сугыш чоры җырлары” исемле очрашу узачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда “Җырлыйк, дуслар” клубы утырышы кысаларында “Сугыш чоры җырлары” исемле очрашу узачак.
Милли музейның матбугат хезмәтеннән килгән хәбәргә караганда, “Җырлыйк, дуслар” клубы Милли музейда 2009 елның октябреннән бирле эшләп килә. Клуб әгъзалары һәр айның соңгы шимбәсендә җыела.
Утырышка килгән кунаклар сугыш елларындагы фотолар, плакаталар, совет чоры рәссамнарының Бөек Ватан сугышына багышланган эшләре, сугыш чоры җырлары текстлары белән таныша, яраткан кинофильмнардан өзекләрне карый ала. Клуб белгечләре һәр җырның язу тарихы белән таныштыра.
Клуб утырышына килүчеләр үзләре дә сугыш чоры җырларын башкарырга ярата. Билгеле булганча, җырлар төрле була. Алар арасында героик, көлкеле, хәрби һәм романтик җырлар, киң таралып, халыкта яратып башкарыла.
Милли музейда көндезге 12 сәгатьтә башланып китәчәк клуб утырышын Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе Эльвира Низаметдинова алып барыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot