news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда – Шүрәле, Албасты һәм башкалар...

30 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Бабай әкиятләре” дип исемләнгән күңелле тамаша узачак

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Бабай әкиятләре” дип исемләнгән күңелле тамаша узачак.
Бәйрәмне музей хезмәткәрләре үзләре оештыра. Билгеле булганча, татар халкының борынгы әкиятләрендә йорт ияләре, Шүрәле, Су анасы, Албасты, Бичура, Убыр карчык кебек мифологик образлар еш очрый. Музейда узачак тамашада әкият геройлары килгән кешеләрне үз биләмәләренә чакырырга тырышачак. Аның өчен алар барлык осталыкларын җигәргә дә әзер. Мәсәлән, Шүрәле – кытыкларга, Йорт иясе - музей тарихы, андагы үзенчәлекле экспонатлар турында сөйләргә, Су анасы - чәчләрен алтын тарак белән тарауларны сорарга, Албасты - үз йортында үлән чәйләрен әзерләргә өйрәтергә, Өрәк - күмү йолалары белән таныштырырга, Бичура “алтын” акчалар бүләк итәргә һәм акча сандыгын күрсәтергә мөмкин. Ахырда барлык халыкны Убыр карчык белән очрашу көтә. Карчык йортны җыештырып алырга, аны мунчада себерке белән чабарга сораячак. Аның өчен ул кунакларны тәм-томнар белән сыйлаячак. Күңелле кичә 17 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot