news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Сак-Сок», «Казан сөлгесе», «Сабантуй» картиналары тәкъдим ителәчәк

«Гасырдан — гасырга» күргәзмәсе рәссам Финат Нәбиуллинга 60 яшь тулу уңаеннан оештырылды.

Милли музейда «Сак-Сок», «Казан сөлгесе», «Сабантуй» картиналары тәкъдим ителәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 февраль көнне, Татарстан милли музеенда «Гасырдан — гасырга» дип аталган күргәзмә эшли башлаячак. Анда рәссам Финат Нәбиуллинның картиналары тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә рәссамның юбилеена багышланган, 31 гыйнварда Финат Нәбиуллинга 60 яшь тулды.

«Музейга килүчеләр күргәзмә өчен махсус язылган һәм моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән „Сак Сок“, „Казан сөлгесе“, „Татар бистәсе манаралары“, „Сабантуй“ һәм башка картиналар белән таныша алачак», — дип сөйләде Татарстан милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, күргәзмә берничә бүлектән тора.

«Күргәзмәдә татар халкы мәдәниятенә һәм пейзажларга багышланган, шулай ук анимацион серияләр була. Тарихи сериядә Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы турында картиналар тәкъдим ителә», — дип өстәде Ленар Нәгыймов.

Картиналарны тәкъдим итү 11 февральдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак. Күргәзмә 26 февральгә кадәр дәвам итә.

Финат Нәбиуллин — күпсанлы күргәзмәләрдә катнашучы рәссам. Аның эшләре Казан, Уфа, Омск, Пенза музейларында, Россия һәм Германия, Франция, Чехия, Голландия, АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссиядә шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссам Россия рәссамнары иҗади Берлегенең «Ватан» мәдәниятенә керткән өлеше өчен» бронза медале, төрле ведомстволарның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100