news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда –Сәламләшү бәйрәме
24 ноябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Бер-беребезне сәламлик!” дип исемләнгән чара узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 24 ноябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Бер-беребезне сәламлик!” дип исемләнгән чара узачак. Ул Бөтендөнья сәламләшү көненә багышлана.
Билгеле булганча, Милли музей Идел буенда иң эре төбәк музейларының берсе булып санала. Анда төбәктә генә түгел, Россиядә һәм җир шарында яшәүче халыклар тормышына, мәдәниятенә караган борынгы экспонатлар саклана. Андый мирасны җыю, саклау һәм өйрәнү тарих, мәдәният, традицияләр өлкәсендә музейлар арасында диалог тудыруга, элемтәләр урнаштыруга нигез булып тора. Музейда Сәламләшү көнен уздыру матур гадәткә әйләнә.
Музей кунаклары төрле континентларда яшәүче милләтләрнең һәм халыкларның, конфессия вәкилләренең сәламләшү гадәтләре турында беләчәк, Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышачак. Бәйрәмгә килүчеләргә музей фондларында сакланучы этнографик тупланмалар турындагы мультимедияле ролик күрсәтеләчәк. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр Казанның Идел буе районы мәктәптән тыш эшләү Үзәгендә укытучы булып эшләүче Мария Златоусова тарафыннан ясалган милли курчакларны да күрә алачак. Балаларга төрле халыкларның милли биюләрендә катнашырга мөмкинлек бирелер дип көтелә. Бәйрәм чарасы кысаларында кунаклар милли кухня үзенчәлекләре турында да беләчәк. Чара көндезге сәгать 11дә башлана, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2