Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда рәссам Рөстәм Хуҗинның яңа картинасы тәкъдим ителәчәк
16 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда хәзерге заманда иҗат итүче рәссам Рөстәм Хуҗинның “Ватанны сөю – иманнан” исемле картинасы тәкъдим ителәчәк
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 16 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда хәзерге заманда иҗат итүче рәссам Рөстәм Хуҗинның “Ватанны сөю – иманнан” исемле картинасы тәкъдим ителәчәк.
Чарада рәссам Рөстәм Хуҗин үзе, танылган тарихчы һәм урта гасыр сугыш кораллары тарихы өлкәсендәге белгеч Искәндәр Измайлов, музей каршындагы “Витязь” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Хабаров, клуб әгъзалары катнашачак.
Рөстәм Хуҗин күбрәк тематик картиналар иҗат итә. Ул Пенза рәсем училищесын, Россия сынчылык һәм төзелеш сәнгате академиясен укып тәмамлый, Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә дә белем ала. Бүген Казанда яши һәм иҗат итә.
Картинада 1223 елда болгар гаскәрләренең монгол яугирләре белән сугышуы һәм болгарларның җиңүе сурәтләнгән. Әлеге тарихи вакыйга турында мәгълүмат көнчыгыш чыганакларында сакланган. Соңгы вакытта Пенза өлкәсе Золотаревка авылы янында алып барылган казулар вакытында табылган археологик материаллар да шуны раслый.
Картинаны тәкъдим итү барышында музей фондларында саклана торган сугыш коралларын карап булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз