news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Рәмис Аймәт шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырый

Татарстан Милли музеенда шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә бара.

Милли музейда Рәмис Аймәт шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырый
архив/Салават Камалетдинов

Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Рәмис Аймәт шигырьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән булуы аның аудиториясен киңәйтә һәм шагыйрьне башка халыклар арасында да таныта. Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган кичәдә шушы фикерне җиткерде һәм үзенең дә Рәмис Аймәт шигырьләрен тәрҗемәләре аша тануын әйтте.

Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә бара. Кичә шагыйрьнең 50 еллыгы уңаеннан Татарстан Милли музее тарафыннан оештырылган. Тамаша аншлаг белән бара.

Светлана Измайлова үз чыгышында Рәмис Аймәтнең унбиш ел музей системасындв эшләвен - Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай әдәби музейларын җитәкләвен, ул эшләгәндә музейларның милли әдәби үзәккә әверелүен искәртте. Рәмис Аймәт шигырьләренең музыкальлегенә басым ясады.

Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров Рәмис Аймәтнең төрки телле шагыйрьләр арасында танылган булуын әйтте. Ул Рәмиснең элитар шагыйрь таләпләренә туры килүен ассызыклады.

Кичәдә халыкара конкурслар лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин, Энҗе Шәймурзина, Казан театр училищесы һәм музыка кңллияте студентлары катнаша. Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100