news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музейда – әниләр һәм бәбиләр
Бүген ТР Милли музеенда “Ана һәм бала” дип исемләнгән чара үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Милли музеенда “Ана һәм бала” дип исемләнгән чара үтә. Бәйрәм бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бала көне һәм 29 ноябрьдә билгеләп үтәчәк Россия аналар көненә багышлана.
Милли музейда гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, саклау һәм күпмилләтле республикабыздагы традицияләрне үстерү максатыннан бәйрәм чаралары, төрле уеннар еш уздырыла. Анда балалар гына түгел, ата-аналар да актив катнаша.
Бүгенге бәйрәм Казандагы балалар музыка мәктәпләрендә укучылар концерты белән башланып китә. Аннан соң барлык кунаклар өчен “Без чәй табыны янына җыелдык” дип исемләнгән дәрес оештырыла. Ата-аналарга һәм балаларга чәйнең килеп чыгышы, аның төрле континентларда таралу үзенчәлекләре, Россиягә килеп җитү тарихы хакында мәгълүмат бирелә. Аеруча самавыр уйлап табу, аның белән бәйле гореф-гадәтләр хакында кызыклы-кызыклы хикәятләр сөйләнелә. Кичә соңында барлык кунаклар өчен чәй мәҗлесе оештырыла.
Музейның матбугат хезмәтеннән килгән хәбәргә караганда, кичәгә килүче балаларга буяулар ярдәмендә - үз әниләренең, ә аналарга үз балаларының сурәтен ясарга тәкъдим ителә. Иң яхшы рәсемнәр авторларына музей бүләкләре тапшырылыр дип көтелә. Чара хәйрия максатларында уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2