news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн узачак

Виртуаль килүчеләр музей экспонатларын карый һәм онлайн-дәресләрдә катнаша ала.

 Милли музейда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн узачак

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясенә чакыра. Бу хакта музейның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Музейлар төне» - ул ел саен үткәрелә торган Халыкара музейлар көненә багышланган традицион акция. Татарстан Милли музее Татарстанда беренче булып әлеге акцияне уздыра башлады, хәзер аңа республиканың күп кенә музейлары да кушылды. Быел «Музейлар төне»нең барлык чаралары беренче тапкыр онлайнга күчерелә», — диелә хәбәрдә.

Быел акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Музейның рәсми социаль челтәрләренә виртуаль килүчеләр өчен хезмәткәрләр махсус программа әзерләде. Шулай итеп, онлайн-килүчеләр экскурсияләр, музей дәресләре һәм хәтта «Яраткан шәһәр ритмнары» традицион музыкаль марафонны да күрә алачак.

Милли музей программасы: 

10.00 - «Сугыш сөреме каплаган экспонатлар» — Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспозициясе буенча виртуаль экскурсияләр («ВКонтакте»);

 11.00 - «Кулга корал тотып» - музей онлайн-дәресе. 1941–1945 еллардагы солдатлар кулланган кораллар турында («ВКонтакте»);

12.00 - «Иске гаилә альбомы» — Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясеннән Бөек Ватан сугышы чорының фотосурәтләре («ВКонтакте»); 

13.00 - «Җиңү рәсемнәре» -Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан фронт рәсемнәре онлайн-каталогы («ВКонтакте»);

14.00 - «Җиңү хатлары» — сугыш еллары хатларын видеопрезентацияләү («ВКонтакте»);

14.00 - «Җиңү Йолдызы» — оригами техникасында йолдыз булдыру буенча мастер-класс (Instagram);

15.00 - «Безнең шәһәр урамнары» — Казан урамнары исемнәре белән аталган сугыш геройлары турында сәхифә («ВКонтакте»);

16.00 - «Фронтовик шагыйрь шигырьләре» — шигъри сәгать («ВКонтакте»);

17.00 - «Бу көнне без хәлебездән килгән кадәр якынайттык» —туры эфирда музыкаль марафон (Instagram);

 18.00 - «Брест крепосте» - шигъри челлендж («ВКонтакте»);

19.00 - «Бөек Ватан сугышы бүләкләре» — якташларыбыз - сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре коллекцияләреннән фонд экспонатларын видеокүрсәтү («ВКонтакте»);

20.00 - «Музейга багышлана... » -Татарстан Милли музееның 125 еллыгына багышланган шигырьләр һәм котлаулар («ВКонтакте»);

20.00 —«Тынычлык күгәрчене» - оригами техникасында күгәрчен ясау буенча мастер-класс (Instagram);

21.00 —«Эх, хәрби шинель... » — солдатларны киендерүгә багышланган музей онлайн-дәресе («ВКонтакте»);

22.00 — «Кунак сарае табышмаклары: кырыгынчы еллар кайтавазы...» —театральләштерелгән онлайн-уен («ВКонтакте»);

23.00 — «Музейның Үлемсез полкы» - видеопрезентация («ВКонтакте» социаль челтәрендә).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100