news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милли музейда Илья Славутский күргәзмәсе ачыла
Бүген ТР Милли музеенда республикабызның атказанган артисты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, В.Качалов театры актеры Илья Славутскийның “Мизгелләр” дигән күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген 14 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда республикабызның атказанган артисты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, В.Качалов исемендәге Рус драма театры актеры Илья Славутскийның “Мизгелләр” дип аталган күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә авторның 70кә якын эше тәкъдим ителә. Илья Славутский үз фотоларында тормышның һәр мизгелен яктыртып алырга омтыла. Сюжетлары төрле жанрларда корыла. “Мизгелләр” – иҗат юлы турында үзенчә хисап. Шуның белән бергә автор яңа идеяләр һәм формалар аша киләчәккә дә күз ташларга омтыла.
Илья Славутскийның фото эшләре - театр сәнгате һәм фото төшерү осталыгының үзенчәлекле кушылмасы. Аның фотолары төрле жанрларда төшерелгән. Алар арасында портретлар, табигать күренешләре, дөнья драматургиясе мотивларына ясалган, сәхнә куелышы кадрлары, көнкүреш мизгелләре, сәяхәтнамәләр бар. Күргәзмә 25 мартка кадәр эшләр дип көтелә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot