news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда - Халыкара музейлар көне бәйрәме

15 май көнне республикабызның Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” исемле акция узачак

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 15 май көнне республикабызның Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” исемле акция узачак. Чара 18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә багышлана.
Иртәнге 10 сәгатьтән кичке 17 сәгатькә кадәр музейның ишегалдында “Көнчыгыш-Көнбатыш. Яз-2010” исемле, фехтование буенча ярышлар узачак. Кичке 18 сәгатьтә “Демисеркль” студиясе артистларча фехтование буенча программа күрсәтәчәк.
Акция кысаларында 10 сәгатьтән башлап һәр ике сәгать саен оешкан төркемнәр өчен экспозицияләр буенча экскурсияләр оештырылыр дип көтелә. 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр “Китап турында сүз”, “Дөнья халыкларының аяк киемнәре”, “Әби сандыгы” исемле фондлар экспозицияләрен дә карап булачак. Бу көнне 12 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр балалар өчен иҗат һәм уен мәйданчыклары эшләячәк. Чара кысаларында “Ел фасыллары” күргәзмәсендә декоратив күселәр күрсәтеләчәк.
Көндезге 12 сәгатьтә Беренче Май мәйданында “Осталар шәһәре” ярминкәсе узачак. Монда балалар иҗат коллективлары концерты, фантастика һәм анимация сөючеләр өчен уен костюмнарының тематик конкурсы уздырылачак. Рус халык җырларын яратучылар өчен Рус фольклоры үзәге чыгышы тәкъдим ителәчәк. Кунаклар өчен театр миниатюрлары күрсәтеләчәк, африка барабанчылары мәктәбе, фольклор һәм рок ансамбльләре чыгыш ясаячак, “5-нче кадр” медиатехнологияләр агентлыгы, “Фризлайт” арт-проекты кунаклар өчен фотога төшерү буенча күрсәтмә дәресләр бирәчәк, “Изуми” ут һәм ялкын театры дель арте комедиясе стилендә сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк.
Көндезге 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Овал залында музейга килүчеләр кытай чәе белән сыйлана, киез итек басу буенча күрсәтмә дәресләр ала алачак. “Көнчыгыш белән Көнбатышның очрашуы” дигән концертта кунакларга гарәп, һинд һәм алман биюләре күрсәтеләчәк. Музыка кунакханәсендә исә композитор, “Симфоник дастан” музыкаль поэмасы, “Мәһди” һәм башка музыка әсәрләре авторы Мәсгудә Шәмсетдинова белән очрашу оештырыла.
17-18 сәгатьләрдә «Anima» вокаль ансамбле башкаруында классик әсәрләрне тыңларга мөмкин булачак. Шулай ук бу вакытта аквагрим буенча белгечләр кешеләрнең битләрен төсле буяулар белән бизиячәк.
18-19 сәгатьләрдә музей залларында “Карнавал төне” квест-уены узачак. 19 сәгатьтә исә “Витязь” хәрби-тарих клубы сугыш хәрәкәтләрен сәхнәләштерәчәк. 21 сәгатьтән башлап “Лориэн” театры гала-концерты үтәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100