news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Милли музейда эмаль буенча рәссам Людмила Анненкованың «Мәскәү - Казан, эмаль» дигән күргәзмәсе ачыла

Милли музейда эмаль буенча рәссам Людмила Анненкованың «Мәскәү - Казан, эмаль» дигән күргәзмәсе ачыла

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Милли музейда Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашучы Людмила Анненкованың «Мәскәү - Казан, эмаль» дигән күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә рәссамның «Пейзажлар һәм натюрмортлар», «Ел фасыллары» һәм «Вакыт эчендә сәяхәт», шулай ук «Япония мотивлары», «Италия турында әкият» һәм «Мәскәү яны» серияләре кебек темаларга әсәрләре тупланган. Людмила Анненкова металлга пыяла кебек массаны төшереп, аны утта кыздырып беркетүгә нигезләнгән эмаль техникасы остасы. Ул аңа яңалыклар да керткән рәссам. Л.Анненкова эмаль техникасын монументаль композицияләрдә куллана. 1984-85нче елларда ул бүлмә эчен бизәү буенча Чиләбедәге балалар бакчасы өчен «Тегермән», «Сәгать» һәм «Кораб» дигән эшләрен иҗат итә. Рәссам 1987нче елда Сенежадагы Бөтенсоюз монументалистлар сиппозиумында катнаша. Ул эмальне көзгедә һәм кирпечтә башка төрле техникалар белән берләштерү һәм ясалма ут белән яктырту кебек яңа алымнар таба. Л.Анненкова симпозиумда беренче урын ала һәм аңа Мәскәүдәге «Монометр» заводын бизәү эше тәкъдим ителә. 1988нче елда рәссам Сочида узган Эмаль буенча рәссамнарның халыкара симпозиумында да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100