news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

Милли музей хезмәткәрләре шәһәр матбугат үзәгендә мастер-класс уздырды.

Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Милли музеена килүче туристлар төрле сувенирларга төшерелгән милли бизәкләрне буйый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Милли музей хезмәткәре Талия Нигъмәтуллина сөйләде. Бүген ул IT паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив мәйданчыгында мастер-класс үткәрде. Биредә халык йолалары курчаклары, борынгы заманнарда өйләрдә кулдан эшләнгән саклаучы курчаклар ясарга өйрәттеләр.

Талия Нигъмәтуллина музейга чит илләрдән килгән туристларның агачка бизәк төшерү белән кызыксынуын әйтте. "Мин күбрәк керамикага да, агачка да татар бизәге төшерергә тырышам, чөнки башканы алар башка җирдә ала алалар. Мин татар орнаменты ясап бирәм, алар шуны акрил буяу белән буйыйлар һәм бик канәгать кайтып китәләр. Мастер-класста ясалган әйберне һәрвакыт үзләре белән алып китәләр", - дип белдерде.

Матбугат үзәгендә, шулай ук, "Ручейки Поволжья" интерактив тамашасы тәкъдим ителде. Татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва халыкларының дуслыгы күрсәтелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100