Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музейда чираттагы Әдәби салон утырышы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышлана
Әдәби салонда шагыйрәнең хезмәттәшләре, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар катнашачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 21 июньдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия һәм «Бәллүр каләм» иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Йолдыз Шәрәпованың иҗаты тулысынча балаларга багышланган. 1994 елда аның балалар өчен «Антенналы бәрәңге» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, ул «Ел китабы-94» бәйгесендә икенче урынга лаек була.
Бүгенге көндә йолдыз – 5 китап авторы. Аның күп кенә шигырьләре дәреслекләргә, хрестоматияләргә, төрле җыентыкларга кертелгән, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар телевидение һәм радиода яңгырый.
Журналист буларак Йолдыз Шәрәпова ТР Милли музее чараларында актив катнаша һәм аларны «Шәһри Казан» газетасында яктыртып бара. Йолдыз яшьләр фестивальләрендә, телевизион әдәби программаларда да актив катнаша.
Әдәби салонда Йолдыз Шәрәпованың хезмәттәшләре, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар катнашачак. Кунаклар арасында Нью-Йорк кунагы - аның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Сүрәйя Гайнуллина да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз