news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда “Без дә укучы булган идек” экспозициясе ачыла

25 августтан 30 октябрьгә кадәр Казан халкы һәм кунаклары мәктәп елларына әйләнеп кайта алачак.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). “Без дә укучы булган идек” күргәзмәсенә килүчеләр үзләрен совет мәктәбе укучысы итеп тоеп, әбиләр һәм бабайлар язган ручкалар белән язып, беренче сыйныф укучылары нинди мәктәп формасын кигәнен күрә ала. Тематик экспозиция 25 августта Татарстанның Милли музеенда ачыла.

Музейга килүчеләр язу әсбаплары коллекциясен, каләмнәрнең кызыклы үрнәкләрен күрә алачак. Биредә шулай ук XX гасыр уртасындагы каурыйлы каләмнәрдән башлап, заманча ручкаларга кадәр тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, күргәзмәдә дәреслекләр, язу үрнәкләре, күрсәтмә әсбаплар, мәктәп формасы, октябрят, пионер һәм комсомолларның күкрәк билгеләре, мәктәп фоторәсемнәре һәм чыгарылыш альбомнары, котлау открыткалары һәм башка күп нәрсәләр куелачак. Заманча мәктәп укучыларына гадәти булмаган грифель дәфтәрен күрү дә кызыклы булачак. Үзеңне кабат мәктәптә итеп интерактив зонада тоеп булачак.

Күргәзмә 30 октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot