news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” бәйрәме була

Бу көнне балалар өчен музейга керү бушлай.

Милли музейда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” бәйрәме була
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). 1 июньдә Татарстан Милли музеенда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” исемле бәйрәм була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сабан туе"  бәйрәмендә балалар кызыклы уеннар һәм ярышларда катнашачак. Музей дәресендә балалар музей персонажы Диез белән борынгы уен кораллары, тавыш үзенчәлекләрен өйрәнәчәк, үзләре дә музыка коралы эшләп карый алачак. Балалар өчен төрле чорлардагы йортлар төзү турында дәрес булачак. Алар үзләре дә кәгазьдән өй ясап карый алачак.

"Бәйрәм кысаларында "Безнең шәһәр тарихы” исемле мастер-класста авторлык открыткалары ясау мөмкинлеге булачак.

Бу көнне балалар өчен музейга керү бушлай, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100