news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Һади Такташка багышланган “Киләчәккә хатлар” кичәсе узачак

25 февраль көнне 14 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда татар шагыйре Һади Такташның 110 еллыгына багышланган әдәби салон утырышы узачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 25 февраль көнне 14 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда татар шагыйре Һади Такташның 110 еллыгына багышланган әдәби салон утырышы узачак. Кичә “Киләчәккә хатлар” дип атала.
Татар халкының яраткан шагыйре Һади Такташ 1901 елда туа. Казанга ул 1922 елда килә. Шунда ук Г.Камал, К.Нәҗми, Г.Кутуй һәм башка татар әдипләре белән дуслаша, аралаша башлый. Шагыйрь “Чаян”, “Азат халык”, “Авыл яшьләре” журналлары, “Кызыл Татарстан” гәзитләрендә эшли башлый. Татар әдәбиятына Такташ «Киләчәккә хатлар», «Мокамай», «Сыркыды авылы», «Җир уллары» шигъри трагедиясе һәм башка – ул яшәгән чорны сурәтләгән әсәрләре белән кереп кала.
Казанда аның хисләргә, уй-кичерешләргә бай «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» лирик шигырьләре дөнья күрә. 1927 елда аның беренче шигъри җыентыгы «Җир уллары» басылып чыга. Татар драма театры сәхнәсендә «Камил», «Югалтылган матурлык» пьесалары сәхнәләштерелә. 1930 елда Такташ «Киләчәккә хатлар» поэмасын яза башлый, әмма әлеге әсәр төгәлләнмичә кала.
Милли музей фондларында шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм архивындагы материаллар – әдәби әсәрләр кулъязмалары, фотолар, хатлар саклана.
Әдәби салон кунаклары Һади Такташ иҗатын өйрәнүчеләр, Һ.Такташ премиясе лауреатлары, аның туганнары, шигъриятен сөючеләр - Р.Вәлиев, А.Ш.Зыятдинов, Ф.Г.Галимуллин, С.Г. Гәрәева, Л.Г. Шакирҗан, Р.И.Такташ, М.Г.Әхмәтов һәм башкалар булачак, дип хәбәр итә Милли музей хезмәткәрләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100