news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей ятим балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештыра

30 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр Татарстанның Милли музее хәйрия максатыннан Яңа ел чыршысы бәйрәмнәрен үткәрә

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 30 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр Татарстанның Милли музее хәйрия максатыннан Яңа ел чыршысы бәйрәмнәрен үткәрә. “Әкияттә – кунакта” дип исемләнгән күргәзмә кысаларында 30 декабрьдә иртәнге 10 сәгатьтә “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел белән котлаячак. 8 гыйнварда 10 сәгатьтә бәйрәмгә “Гаврош” балалар йортында тәрбияләнүчеләр, 12 сәгатьтә Казанның Идел буе районы балалар йорты сабыйлары чакырыла. 10 гыйнварда 12 сәгатьтә әкияткә кунакка Киров районы Балалар йортыннан нәниләр киләчәк.
Бу көннәрне балалар төрле халыкларның әкиятләренә сәяхәт кылачак. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып керәчәк. Сабыйлар Емеля, аның миче, чуртан балыгы, татар әкияте герое Айтуган белән очрашачак. Кыш бабай остаханәсендә исә Яңа ел чыршысына бизәкләрне, уенчыкларны, открыткаларны үз кулы белән ясарга мөмкин булачак. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100