news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музей Ватанны саклаучылар көне белән котлый
23 февральдә Татарстанның Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-бәйге чарасы тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 23 февральдә Татарстанның Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-бәйге чарасы тәкъдим ителә.
Бу көнне музейга барлык ир-атлар бушлай кертеләчәк. Аларның һәрберсе Рыцарь исемен алуга дәгъва итә алачак. Аның өчен аларга төрле сынаулар узарга кирәк булачак. Ир-ат ул – беренче чиратта, солдат. Ә солдатлар бөтен нәрсәне эшли белә. Шуңа күрә һәр егет төрле бәйгеләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алачак. Мәсәлән, музей шартларында бутерброд ясап карау, хәрби командалар һәм дисциплина кагыйдәләрен белүләрен күрсәтү, сөйгән кызга өчпочмак рәвешендәге кәгазьдә хат язып карау кебек бәйгеләр ир-атларыбыз күңеленә хуш килер. Ярышлардан соң ир-атларны котлау һәм Рыцарь исемен алу турында таныклык биреләчәк.
Балалар да иҗат остаханәсендә бабайларына, әтиләренә Ватанны саклаучылар көне белән котлау открыткаларын ясый алачак, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2