news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музей туган көнен бәйрәм итә

5 апрель көнне республикабыз Милли музее туган көнен билгеләп үтәчәк

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 5 апрель көнне республикабыз Милли музее туган көнен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан 14 сәгатьтә матбугат белән очрашу булачак.
Моннан 115 ел элек - 1895 елның 5 апрелендә Казанның шәһәр фәнни-сәнәгать музее үзенең беренче кунакларын кабул итә. Бүген музей безгә Татарстан Республикасы Милли музее буларак таныш.
Юбилей уңаеннан музей кызыклы чаралар оештыра. Бәйрәм 1 апрельдә “Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясе белән башланып китә һәм 5 апрельгә хәтле дәвам итә.
5 апрель – музейның туган көнендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары 10.00дан алып 17.00га кадәр музей буенча бушлай сәяхәт кылып китә ала. Шулай ук музейда экспозиция һәм күргәзмәләр буенча экскурсияләр уздырылачак. Кунаклар “Җанланган экспозиция” геройлары белән очраша ала.
Бу көнне 10 сәгатьтән алып 12гә кадәр берьюлы дүрт мәйданда фонд күрсәтүләре узачак. “Ел фасыллары” күргәзмәсендә - “Табигый фонд карачкылары”; “Туган як төсләре” күргәзмәсендә - “Тылсымлы уенчыклар дөньясы”, “Уеп ясалган агач”, “Музей ядкәрләре – меңъеллык Казанга” күргәзмәсендә - металлдан ясалган декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре һәм китап фондының сирәк китаплары; конференц-залда “Бу кызыклы тиен акчалар”, “Корал белән уеннар” дигән экспозицияләр тәкъдим ителәчәк.
Музейның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, музей залларында “Мичтә кунакта”, “Хәзинәләр эзләгәндә”, “Һәрбер аучы белергә тели” дигән музей укуларында катнашырга да була. Көн дәвамында ата-аналар күргәзмәләр карап йөргәндә, кечкенә балалар компьютер уеннарында уйный алачак.
Матбугат очрашуыннан соң – 14 сәгать 30 минутта традицион хәйрия акциясе “Бүләк итү көннәре”нең ябылу тантанасы булачак. Уникаль, тарихи әйбер бүләк итүчеләргә Милли музейның истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Бәйрәм уңаеннан кунакларга юбилей тортыннан авыз итәргә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot